Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайның Яшь юл хәрәкәте инспекторлары юбилейларын билгеләп үттеләр

Бүген азнакайда илебездә Яшь юл хәрәкте инспекторлары отрядлары оешуның 50 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм чарасы үтте.

Анда төрле мәктәпләрдә эшчәнлек алып баручы ЮИДчылар, район һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә катнашты.

Шәһәр Балалар иҗаты йортында уздырылган бу чарада балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив бәйгеләр дә оештырылды. Һәркем төрле биремнәр эшләп, бүләкләргә ия булды.  Кунаклар күргәзмәләрне дә зур кызыксыну белән карады.

Бүген безнең район мәктәпләрендә Яшь юл хәрәкәте инспекторларының 31 отряды эшләп килә. Алар 508 баланы берләштерә.

Тантана барышында район башкарма комитеты җитәкчесе, районның юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов мондый отрядларның профилактик чаралар оештыруда, агарту эшләре алып баруда әһәмияте зур булуын билгеләп үтте.

- Узган ел без район юлларында килеп туган 28 авариядә тугыз кешене югалттык. Аларда балаларның да һәлак булуы – аеруча аянычлы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрчак үтәргә кирәк, аларны сезнең кебек бәләкәйдән үк өйрәнү мөһим. Сез бик кирәкле эш башкарасыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнеп, аларны яшьтәшләрегезгә сөйлисез. Өлкәннәргә дә үрнәк күрсәтәсез. Укытучыларга укучылар иминлеге өчен куйган эшчәнлекләре өчен рәхмәт әйтәм, – диде җитәкче.

Ул җирлегебездә ЮИД отряды эшчәнлеген үстерүгә лаеклы өлеш кертүче укытучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләп үтте.

Балигъ булмаганнар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү – көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Бу юнәлештә «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллинаның хезмәтен сүзләр белән генә бәяләрлек түгел. Аның тырышлыгы белән көн саен нинди генә чаралар, кызыклы акцияләр уздырылмый! Һичкайчан тик торуны белмәгән, әледән-әле яңа идеяләр белән янган Альмира Риф кызының эшчәнлеген Айдар Шәмсетдинов та югары бәяләп, аңа  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәм чыгышлар, балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар, мәктәпләрдә эшләп килүче яшь юл хәрәкәте инспекторы отрядларының күркәм чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев