Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайның яшь испекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтә

Без – 8 нче мәктәпнең 3 В сыйныфы укучылары Эмиль Константинов һәм Самира Харисова. Һәм без икебез дә мәктәптә эшләп килүче яшь юл инспекторларының “Светофорик” отряды әгъзалары

Бүген әлеге отрядка иң иҗади, җаваплы укучылар
тупланган! Безнең идеяләребез күп һәм энергиябез дә ташып тора! Юлларда балаларның иминлеге проблемасы елдан-ел актуальләшә бара. Машиналар саны арта, яңа шоферлар да барлыкка килә.

Без юллар иминлеге турында нәрсә эшләргә мөмкин булуы турында уйланабыз. Күпләрне борчыган әлеге сорауга җавап бик гади: юл хәрәкәте иминлеге турында күбрәк сөйләшергә кирәк! Әнә шуңа күрә без мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары отрядында шөгыльләнәбез дә инде. Отряд җитәкчесе Регина Рөстәмовна ярдәмендә без анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез, ә аннары белемнәребезне дусларыбызга, сыйныфташларыбызга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, хәтта атаәти-әниләребезгә дә җиткерәбез!

Әгәр дә без юл әлифбасын бүгеннән яхшы итеп өйрәнсәк, киләчәктә белемле һәм әдәпле юл хәрәкәтендә катнашучылар үсәчәк. Үз белемнәрен кулланмаган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән балалар юл хәрәкәтенең яшь инспекторы исемен йөртә алмый. Шуңа күрә без үз белемнәребезне һәрдаим тикшереп торабыз, аларны башкаларга да җиткерәбез. Моннан тыш, без отрядыбыз белән шәһәр, район күләмендә уздырылган чараларда актив катнашабыз. Без ЮИД отрядының яшь инспекторлары булуыбыз белән чиксез горурланабыз.

Эмиль Константинов, Самира Харисова, 8 нче мәктәбенең ЮИД отряды яшь корреспондентлары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев