Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайның яшь инспекторлары юл кагыйдәләрен искә төшерде

Шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды җитәкчеләре, әгъзалары очрашып, агымдагы уку елына эш планын билгеләде

Яшь инспекторлар хәрәкте илебездә 1973 елдан гамәлдә. Бүген ул 8 яшьтән 16 яшькәчә 400 мең баланы берләштергән 30 мең отрядтан тора. Безнең районда яшь юл хәрәкәте инспекторларының 30 отряды бар. Анда 23 мәктәпнең 525 укучысы исәпләнә.

Балалар иҗаты үзәгенә дә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белгән балалар җыелган иде.

Очрашуда “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова, мәгариф идарәсе методисты Елена Бойчук, район әтиләр берлеге рәисе Назыйф Хәсәнов, Азнакай районында ата-аналар советы вәкиле Лилия Мусина да катнаштылар.

Анда агымдагы уку елына эш планы, отрядларның эшчәнлек юнәлеше билгеләнде.

Соңыннан отрядлар Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча интерактив уенда катнаштылар.

Иң актив укучыларга Альмира Сәгъдәтуллина бүләкләр дә әзерләгән иде. Әтиләр берлеге рәисе Назыйф Хәсәновның махсус призына Тымытык мәктәбе ЮИД отряды лаек булды.

 

Рузилә Габдрахманова, ЮИД отрядлары кураторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев