Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайның яшь инспекторлары юл иминлеген саклый

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядларының балалар һәм яшүсмерләрнең юллардагы иминлеген тәэмин итүдә эшчәнлеге бәяләп бетергесез

Алар балалар катнашында аварияләр санын киметүдә һәм законга буйсынучан җәяүлеләр яки машина йөртүчеләр тәрбияләүдә дә ярдәм итә.   
Бүген безнең районда 31 ЮИД отряды эшләп килә. Узган  атнада шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә аларның эшчәнлеген тагын да активлаштыру буенча киңәшмә узды. Анда мәгариф учреждениеләрендә эшчәнлек алып баручы ЮИД отрядлары җитәкчеләре, «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге» учреждениесенең бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина катнашты. 


– Утырыш барышында узган уку елына йомгак ясалды, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләнде. Юл хәрәкте иминлеге буенча норматив документлар, ЮИД отрядларының эш планнары каралды. Соңыннан иң актив җитәкчеләр билгеләп үтелде, – ди ЮИД отрядлары кураторы Рузилә Габдрахманова.

Җиңү бистәсе мәктәбе ЮИД отряды җитәкчесе Г.Хәбирова үзенең чыгышында юл хәрәкәте иминлеге буенча соңгы яңалыкларга тукталып үтте, соңгы вакытта бик актуаль булган  шәхси мобиль чаралары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев