“Язгы каникуллар” профилактик чарасы кысаларында бу көннәрдә район ЮХИДИ вәкилләре мәктәпләрдә очрашулар уздыра.
ЮХИДИ инспекторы Владислав Щуркин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина шәһәрнең 1 нче мәктәбендә укучы балалар белән очраштылар. Алар балаларны юлларда, урамнарда сак булырга, яктылык кайтаргыч җайланмалар тагып йөрергә чакырды.
Укучылар соңыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган фильм да карадылар.
Нет комментариев