Азнакай

Азнакай районы

Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда тагын бер исерек шофер җәзага тартылган

Азнакайда яшәүче бер шоферга штраф салынган һәм ул ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

4 октябрьдә кичке 18.15 сәгатьтә хокук сакчылары Тукай урамы буйлап хәрәкәт иткән “ВАЗ-2110” машинасын туктата. Машина белән идарә иткән С.Субаев исереклеккә медицина тикшерүе узудан баш тарта, аңа беркетмә төзелә.

Суд утырышына да килеп тормый, эшне аннан башка карау турында гариза яза.  Азнакай районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән ул 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды. Хәзер аңа ел ярым җәяү дә йөрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев