Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда өч машина катнашында авария булган

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә 13.40 сәгатьтә Азнакай-Сәпәй юлында өч машина катнашында юл һәлакәте турында хәбәр килә.

Тикшерү барышында Азнакайдан Тымытык юнәлешендә хәрәкәт иткән “Лексус” машинасы шоферының хәвефсез аралыкны сакламавы ачыклана. Ул Сәпәй авылы кырында алдан барган “Тайота” автомобиленә килеп бәрелә. Соңгысы исә, бәрелүдән каршы як полосага чыгып, Азнакайга таба хәрәкәт иткән “Лада” машинасы белән бәрелешә.

Һәлакәттә “Лада” автомобиленең өч пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала. Бәхеткә, барысы да иминлек каешын эләктергән, балалар да махсус креслода була. Бот сөяге сынган 2021 елгы бала Әлмәт шәһәре сырхауханәсенә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев