Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге һәм җирле ДОСААФ бүлеге уздырган «Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче» бәйгесендә шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә укучы балалар катнашты
Алар кагыйдәләрне белү буенча компьютерда имтихан тапшырдылар. Нәтиҗәдә, Тимур Абдурахманов «Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче» булып танылды. Ниязсолтан Баязитов — икенче, Аделина Кузьмичева өченче урынга лаек булды.

Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, Мактау грамоталары тапшырылды.
Нет комментариев