Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда юллардагы иминлек хакында сөйләштеләр

Җирлегебез юлларында иминлекне тәэмин итү көн кадагындагы мөһим мәсьәлә булып кала.

Ел башыннан районда дистәдән артык юл фаҗигасе булды. Аларда бер кешенең гомере кыелды.

Бу хакта район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Әлмәт ГБУ филиалы начальнигы Сергей  Сураев катнашындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында ЮХИДИ начальнигы Ренат Гайнетдинов әйтеп узды. Эчкән килеш руль артына утыручыларның саны бер генә дә кимеми. Ул мототранспортта йөрү кагыйдәләрен сакламаган яшүсмерләргә карата аеруча игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклады.

Җәйге чорда урам-юллар челтәрен норматив халәттә тоту, чокырларны вакытында ремонтлау, юл билгеләре урнаштыру , чүп-чардан арындыру иминлек, тәртип саклауда зур роль уйный. УАД начальнигы Равил Гинатуллин, яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе директоры Рөстәм Дәүликамов, Актүбә бистәсеМУП директоры Илтөзәр Газизов шул юнәлештәге эшчәнлекләрен бәян иттеләр.  

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин исерек хәлдә руль артына утыручыларны ачыклау һәм аларны тиешле җәзага тарту, башкаларга да сабак булырлык профилактик чаралар күрү мәсьәләләренә аеруча басым ясап, яңа бурычлар куйды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев