Юл-транспорт һәлакәте Азнакай-Бөгелмә юлында була.
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Бөгелмә-Азнакай автоюлының 27 нче чакрымында “УАЗ” машинасы юлга йөгереп чыккан пошины бәрдерә. Автомобиль юл кырына төшеп китеп, әйләнә.
Бу вакытта “УАЗ”да өч кеше була. Машина йөртүче белән пассажирга беренчел медицина ярдәме күрсәтелә. Төрле җәрәхәтләр алган икенче пассажир Әлмәт шәһәре сырхауханәсенең травматология бүлегенә җибәрелә.
Нет комментариев