Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек шоферлар җәзага тартылды

Азнакай районының җәмәгать судьялары тарафыннан 1-22 февраль көннәрендә исерек хәлдә техникага утыручылар белән бәйле 10 эш, унберенчесе – 1 мартта каралган.

Актүбә бистәсе, шәһәребез урамнарында, Әлмәт-Азнакай юлында Д.Лукьянов, И.Исламов, Р.Хәлиуллин, М.Галиев, И.Маннанов, А.Баһаутдинов, Д.Лебедев, Д.Ибәтов, Р.Ломанов, Д.Гомәров, Р.Шакиртҗанов юл иминлеге сакчылары тарафыннан туктатылып, аларның спиртлы эчемлекләр куллануы ачыклана, урында ук  беркетмә төзелә. Әлеге фактлар административ эш буенча китерелгән дәлилләр анализында ачык чагыла. Кайберләренең шәхси гаризасы нигезендә административ хокук бозу турындагы эш үзләреннән башка каралган. Аларның барысы да үз гаепләрен таныган һәм җәмәгать судьясы тарафыннан чыгарылган карар, ягъни 30 мең сум штрафка тартылуы һәм ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе белән килешкән. Бу җәза юл хәрәкәте таләпләрен бозучыларга сабак булыр, дип ышанырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев