Азнакайда йөк машинасы бәрдергән өч яшьлек бала һәлак булган
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген Азнакай районының Үрнәк торак пункты янәшәсендә юлны аркылы чыккан баланы йөк машинасы бәрдерә.
Өч яшьлек сабый урында ук һәлак була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, гаилә машина белән юл кырына туктаган була. Автомобиль белән идарә иткән ир-ат юлның икенче ягына чыга. Бала әнисе белән машина салонында кала. Бераздан өч яшьлек сабый да әтисе артыннан йөгерә. Әмма ул юлны чыгарга өлгерми. Азнакай шәһәреннән Җәлил бистәсенә таба хәрәкәт иткән фура туктап кала алмый һәм баланы бәрдереп китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев