Азнакайда балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
Азнакайда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калуга багышланган чаралар даими уздырылып тора.
Аның чираттагысы район ЮХИДИ бүлекчәсендә үтте. Бирегә шулай ук шәһәрнең 6 нчы “Звездочка” балалар бакчасына йөрүчеләр дә килгән иде.
Алар ЮХИДИ инспекторының эше белән якыннан таныштылар. Бүлек начальнигы Ренат Гайнетдинов әлеге хезмәтнең нечкәлекләре турында сөйләп, ата-аналарны юл йөрү кагыйдәләрен сакларга, балаларның сәламәтлегенә, аларның гомеренә игътибарлы булырга чакырды.
Сабыйлар бүлек музеен да зур кызыксыну белән карадылар. Инспектор Владислав Щуркин, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина район ЮХИДИ бүлегенең үткәне һәм бүгенгесе турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, яктылык кайтаргыч элементларны тагып йөрү буенча киңәшләр бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев