Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда җәяүлеләргә игътибарны арттырдылар

Бүген балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре проблемалары турында күп сөйләнелә.

Әмма тән җәрәхәтләре алуга, ул гына да түгел, хәтта үлемгә китергән фаҗигаләр генә кимүгә бармый.

Җирлегебездә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф учреждениеләре балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара.

Кичә Азнакайның 2 нче мәктәбе вәкилләреннән торган мобиль бригада җәяүлеләр юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча рейдка чыкты. Профилактика чарасында мәктәп коллективы, укучылар, районның әтиләр берлеге рәисе Назыйф Хәсәнов та катнашты. ЮИДчылар җәяүлеләргә, велосипедчыларга  Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр, аларны һәрдаим үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга чакырып, белешмәләр тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев