Азнакай укучыларын юлларда игътибарлы булырга чакыралар
Алда – көзге каникуллар.
Бу чорда алар күпчелек вакытын урамда үткәрә.
- Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балаларга җәяүлеләр кичүендә, юлларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатуларын сорар идем. Тыш киемнәрдә һәм балаларның рюкзакларында яктылык кайтару элементлары булу турында кайгыртыгыз. Бала юл аша чыкканчы, барлык машиналарның туктаганлыгына, җәяүлеләрне үткәрүенә һәм шуннан соң гына хәрәкәт итә башлавына инанырга тиеш. Балалар өчен үзегез дә үрнәк булыгыз, - ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев