Кичә Азнакай – Тымытык – Күктәкә автомобиль юлының 9,4 нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Сукаеш авылыннан Үчәллегә таба хәрәкәт иткән йөк машинасы төп юлдан Азнакай - Тымытык юнәлешендә барган "Тойота" автомобиленә юл бирми һәм аның белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең шоферы һәм аның дүрт пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юл чатларын узганда аеруча игътибарлы булырга чакыра.
Нет комментариев