Азнакай районы юлында авария үлем белән тәмамланган
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә Митрәй авылы янында «Фольксваген» автомобиле шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм каршы як полосага чыгып, «Форд» белән бәрелешә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә "Форд" та барган 1970 елгы пассажир каза күрә, ул ашыгыч ярдәм машинасында һәлак була. "Фольксваген" машинасының ике пассажиры сырхауханәгә озатыла.
- Кышкы юллар аеруча саклык сорый: юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәгез, тизлек режимын һәм дистанцияне саклагыз. Һава торышы бозылганда юлга чыгудан тыелып торыгыз, - ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гайнетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев