Район ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, кичә 16.00 сәгатьтә Карамалы авылыннан чыккан юлда «Ниссан Кашкай» машинасы шоферы каршы як полосага чыга һәм Ютазыга таба хәрәкәт иткән «КамАЗ» белән бәрелешә.

Җиңел машина белән идарә итүче ир-ат юл-траснпорт һәлакәтендә төрле тән җәрәхәтләре ала, ул Әлмәт шәһәре сырхауханәсенә җибәрелә.

Нет комментариев