Шәһәрдә балалар катнашында аварияләрне булдырмау максатында төрле профилактик чаралар уздырыла.
Аның чираттагысы район ЮХИДИ бүлеге, гимназиянең яшь юл инспекторлары отряды, 16 нчы һәм 15 нче балалар бакчалары вәкилләре катнашында үтте.
– Хәзер караңгы иртә төшә, юлларда бәла-каза куркынычы да бермә-бер арта. Шуңа күрә җәяүлеләребез, балалар кичләрен юлга чыкканда киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар таксын иде, – ди "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең Азнакай районы буенча бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина.
Нет комментариев