Азнакай юлларында исерек шофер күрсәгез, махсус телеграм-каналга языгыз
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай юлларында исерек шофер күрсәгез, махсус телеграм-каналга языгыз

Җирлегебездә исерек килеш машина белән идарә итүчеләрне ачыклауга ЮХИДИ бүлеге инспекторлары аерым игътибар бирә.

Әледән-әле рейдлар да уздырылып тора. Әмма исерекләрне хокук сакчылары ярдәмендә генә “аулап” бетереп булмый. Бу эштә сез дә ярдәм итә аласыз.

Районда “Госавтоинспекция  Азнакаево ” телеграм-каналы эшли. Исерек килеш автомобиль белән идарә итүчеләр турында нинди дә булса мәгълүмат беләсез икән, аноним хәбәр бирү өчен @GIBDDAznakaevoBot ка язарга кирәк. Анда килгән барлык мәгълүматлар да  район ЮХИДИ бүлеге  инспекторларына җиткерелә.


Нет комментариев