Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Җаваплылыктан качып булмый

Ел башыннан районда 164 исерек шофер кулга алынган.

Алар арасыннан 14е – инде берничә тапкыр эләгүчеләр.

– Исерек хәлдә руль артына утыруның шофер өчен генә түгел, аның янәшәсендә булган пассажирлар, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар өчен дә куркыныч булуын барлык кешеләрнең дә аңлап бетермәве борчый, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гайнетдинов. –Исерек килеш машина белән идарә итү – җинаятькә тиң. Ул барыбер, иртәмесоңмы зур фаҗигаләргә китерә, шуны аңласыннар иде.

Узган атнада җәмәгать судьялары исерек килеш машина белән идарә иткән азнакайлыларга суд карары чыгарды. А.Гатиятуллин, Р.Фәттаховка һәм Г.Әюповага 30 мең сум күләмендә штраф түләп, ел ярым җәяү йөрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев