Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Һава торышы бозыла, юлларда сак булыгыз!

Синоптиклар фаразына караганда, бүген кичке якта һава торышы кисәк үзгәреп, 15-17 градуска кадәр суытачак. Шулай ук көчле җил, томан көтелә.  

Бер җылытып, бер суыткач, билгеле, юлларда бозлавык буласын да көт тә тор. Шуңа район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары аеруча сак булырга, бик кирәкмәгәндә юлларга чыгудан тыелып торырга чакыра. 

– Авыр һава торышы шартларында машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән максималь тизлек буенча түгел, ә хәвефсезлекне тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелып торыгыз. Машина белән идарә вакытында иминлек каешын эләктерергә онытмагыз. Шулай ук балаларны да махсус креслода йөртегез, – ди ЮХИДИ бүлеге инспекторы Альмир Габделхаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев