Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе бар

“Татарстан почтасы”ның Азнакай филиалы коллективы узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, алга бурычлар куйды.

Әлеге җитди сөйләшүдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, “Татмедиа” җәмгыяте филиалы җитәкчесе – “Маяк” газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов та катнаштылар.

Почтамт җитәкчесе Рәзидә Җәләева хисап докладында 2020 елның коллектив өчен катлаулы булуын, коронавирус эпидемиясенең аларга да күп кенә проблемалар өстәвен, яңача эш шартларына күчәргә мәҗбүр булуларын әйтеп узды. Узган елгы керемнәр буенча планнар 104 процентка үтәлгән, аннан алдагы ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. Почтамт хезмәткәрләре акча җибәрү, пенсия, субсидияләр, коммуналь түләүләр белән дә тыгыз эшли. Бу юнәлешләр буенча да планнар уңышлы үтәлгән. Әлбәттә, газета-журналларга яздыру кампанияләре коллектив алдына зур бурычлар куя, алар да уңышлы үтәлеп чыккан.

–Подписка буенча без республикада 6 нчы урынга күтәрелдек, – диде почтамт җитәкчесе. – Монда район хакимияте, үзебезнең җирлектә чыгып килүче “Маяк” газетасы редакциясе белән тыгыз хезмәттәшлек зур роль уйнады.

Шәһәр мэры Марат Солтанов районның соңгы елдагы үсеш-үзгәрешләре белән таныштырды, почтамт хезмәткәрләренең сорауларына җаваплар бирде.

“Маяк” газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов подписка турында сүзне дәвам итеп, редакция һәм почтамт коллективларының бу юнәлештә максатларны уртак итеп эшләвен ассызыклады, редакция тарафыннан оештырылган почтальоннар арасындагы бәйге нәтиҗәләре белән таныштырды. Район басмасына яздыруда иң зур күрсәткечләргә ирешкән Югары Стәрледәге, шәһәрдәге бүлекчәләргә “Маяк” редакциясенең күчмә кубокларын, яхшы эшләүче почтальоннарга һәм бүлекчәләр коллективларына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Сүз уңаеннан, 1 февральдән вакытлы матбугатка, шул исәптән “Маяк” газетасына 2021 елның икенче яртыеллыгына алдан язылу башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев