Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк” әбүнәчесе санаторийга юллама отты

Газетабыз әбүнәчеләре “Маяк” газетасы редакциясенең һәр язылу кампаниясендә кыйммәтле бүләкләр уйнатуына инде күнегеп бетте дисәк тә була.

Әлеге бүләкләрның иң олпаты – газета белән даими элемтәдә яшәгән, хезмәттәшлектә торган шәһәребездәге “Азнакай” санаториесенә юллама. Менә инде күп еллар аның баш табибы Рөстәм Дәүләтшин безнең төп иганәчебез булып, шундый бүләк ясап килә.

Әбүнәчеләребезгә бүләк уйнатылуы, аның тәртипләре хакында газетабыз битләрендә дә, сайт һәм социаль челтәрләрдә дә алдан ук хәбәр итә килдек. Санаторийга юллама газетабызга быелның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында уйнатылды. 480 әбүнәчебез анда катнашырга теләк белдереп, квитанция күчермәләрен җибәрделәр, алып килделәр. Шулай итеп, төп призны он-лайн форматта санаториенең үзендә, Рөстәм Ибраһимович катнашында үткәрдек. Ул барабаннан алган 18 нче сан исемлектә Арсеньева Н.С. га туры килде. Икенче көнне приз иясе үзе дә килеп җитте. Наталья Сергеевна Актүбә бистәсендә яши, күптармаклы яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесе эшчесе булып чыкты. Бүләкне тантаналы шартларда баш табиб Рөстәм Дәүләтшин үзе тапшрыды.

–Мин санаториебызга юлламаның нәкъ менә Сезгә – тынгысыэ эш кешесенә, алай гына да түгел, яшәгән җиребезне үз куллары белән ямьләүчегә эләгүенә бик шатмын, – диде ул изге теләкләрен ирештереп.

Әлбәттә, бүләк иясе бу минутларда бик нык дулкынлану кичерә иде.

–“Маяк”ка һәр елны язылып киләбез, – диде ул. – Бик эчтәлекле, киңәш-табышларга да бай газета. Аның аркасында менә шундый олы бүләккә дә ия булырмын дип башыма да килмәгән иде. Рәхмәтем чиксез...

Баш табиб бер уңайдан әбүнәчебезне санаторий белән дә таныштырып чыкты. Иркен, уңайлы, заманча җиһазланган бүлмәләрдә халык ял итә, дәвалану ала. Әле шушы араларда гына Алтайдан да килеп бер төркем кеше ял иткән. Баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов белән очрашып, алар да үз тәэсирләре белән уртаклашты:

– Ял итү, дәва алу өчен биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Шәһәрегез дә ошады: чиста, төзек, матур, халкы кунакчыл. Рөстәм әфәнде безгә бик игътибарлы булды, бик күп кызыклы мәгълүхматлар ачты. Аңа чиксез рәхмәтле булып, гомер онытылмаслык тәэсирләр алып китәбез...

Инде сүз башыбызга кайтып, төп призыбыз иясе – Наталья Сергеевнаны ихластан котлыйбыз! Аңа тагын да шулай уңышлар гына юлдаш юулып, шәһәребез шифаханәсендә ял итеп, сихәтлеген ныгытып, күтәренке кәефтә яшәвен телибез!

“Маяк” әнә шулай кызыклы гына түгел, бүләкле дә басма ул, дуслар! Язылыгыз, укыгыз, бүләкләр отыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев