Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

«Азнакай» санаториена юлламалар отучылар билгеле булды

«Маяк» газетасына 2024 елның алты аена язылучылар арасында «Азнакай» санаториена юллама уйнатылды

Бүләкләрне уйнату көненә районда яшәүчеләрдән 521 квитанция алынды. Бүләк уйнатылганда исемлектәге һәрбер фамилиягә номерлар беркетелде. Җиңүчеләр Рандом сылтамасы ярдәмендә сайлап алынган саннар нигезендә, электрон юл белән билгеләнде.

Бәхет Азнакайдагы 4 нче мәктәп укытучысы Ләйсән Харисовага елмайды. Ул алты көнгә санаторийда ял итү өчен юлламага ия булды. 

— Мин бүген иң бәхетле кешеләрнең берсе. Чөнки мин көтмәгәндә җиңүгә ирештем. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет телим, 2024 ел һәммә кешегә дә шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен, ә җирле яңалыкларны сез «Маяк» район газетасы битләреннән укып белә аласыз, — диде Ләйсән Харисова куанычын яшермичә.

Ә инде санаторийга 10 көнлек юллама Актүбә бистәсеннән активист-пенсионерка Роза Спиридоновага эләкте.

— Мин озак еллар дәвамында даими рәвештә «Маяк» газетасына язылып киләм. Үз районыңдагы вакыйгаларны, яңалыкларны да белмичә ничек яшәмәк кирәк. Райондашларыбызның төрле өлкәләрдә уңышларына куанам, данлыклы кешеләр, тату, матур гаиләләр турында укып сокланам. Яңа еллар һәммәбезгә имин күк йөзе, сәламәтлек алып килсен, якыннарыбыз янәшәдә булсын, — дип ул да изге теләкләре белән уртаклашты.

Дуслар, бу юлысы бәхет елмаймаган икән, бер дә борчылмагыз икенчесендә ул һичшиксез сезне дә урап үтмәс.

Киләчәктә тагын да саллырак бүләкләр көтә. Район газетасының атнага ике тапкыр йортларыгызга килеп керүе үзе бер куаныч бит әле ул. Язылыгыз, укыгыз. Бергә булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев