Аны 2021 елның ноябрендә сафка бастыру планлаштырылган. Биредә 80 кеше хезмәт куячак.
Районда 2,4 мең баш сыерга һәм тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән «Азнакай» сөт-товарлыклы комплексы төзелеше башланды.
Кичә журналистлар белән үткәрелгән онлайн-очрашуда “Агросила” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Аян Ибәтуллин хәбәр иткәнчә, мега-фермада бары тик сәламәт, токымлы үз сыерларын гына файдаланачаклар. Хәзер компаниядә көтүлекне сәламәтләндерү юнәлешендә эш бара.

Нет комментариев