Азнакай районы аграрийлары уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә “Таллы Бүләк”, “Марс” җәмгаытьләре, Габидуллина Илзирә крестьян-фермер хуҗалыгы, “Азнакай” агрофирмасы кереште.
23 мартка булган мәгълүматлар буенча 1,8 мең гектарда уҗым культуралары, 400 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган.
Быел район буенча уҗым культуралары – 20,2 мең гектар, күпьеллык үләннәр 18,7 мең гектар мәйданны били.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда ашлама туплау дәвам итә.
Фото: “Таллы Бүләк” хуҗалыгы быел да беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште
Нет комментариев