Хуҗалыкларда эш гөрли
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район буенча 163 тонна сөт җитештерелә.
Бер баш шартлы сыерга 19,3 кг сөт туры килә. Терлек азыгын әзерләү дә тулы куәтенә бара: барлыгы 87 мең тоннадан артык сенаж салынган, 13 мең тоннадан артык печән әзерләнгән. “Союз-Агро”, “Азнакай” АФ җәмгыятьләрендә, “Таллы Бүләк”, “Тукай”, “Закирова Л.А.”, “Габидуллина И. И.”, “Габдрахманов Л.Г.” хуҗалыкларында эш аеруча оешкан төстә бара.
Хуҗалык хезмәтчәннәре басуларны чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртәләр, күпьеллык үләннәрне тукландыралар. Һава торышы уңай торганда, атна-ун көннән бөртеклеләрне урып-җыюга старт бирелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев