Азнакайның ике фермеры Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы грантын отты
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Азнакайның ике фермеры Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы грантын отты

Азнакай муниципаль районыннан Ландыш Закирова һәм Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерүгә грант оттылар.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы 2020 елда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермалары төзү буенча проектларга йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләде.

Конкурста республиканың 17 муниципаль районыннан 50 крестьян-фермер хуҗалыгы катнашкан һәм аларның 25 е җиңеп чыккан.

Грант отучылар арасында Азнакай муниципаль районыннан Ландыш Закирова (Мөслим) һәм Илзирә Габидуллина (Ирекле) крестьян-фермер хуҗалыклары да бар.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укыгыз.


Нет комментариев