Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда савымчылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологлар осталыкта ярышты (ФОТО+ВИДЕО)

Анда 18 сыер савучы, 18 технолог катнашты.

Бүген “Закирова Ландыш” крестьян-фермер хуҗалыгының җәйге лагерында сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесе узды. Анда 18 сыер савучы, 18 технолог катнашты.

Конкурсантларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов сәламләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр, бәйгедә уңышлар теләделәр, озак еллар тырыш хезмәт куйган ветеран терлекчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Сыер савучылар арасында беренчелекне “Закирова Ландыш” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Лемуза Шәрипҗанова, ә технологлар арасында “Марс” хуҗалыгыннан Илнур Сахватшин яулады.

Чараны “Юлдаш” агитбригадасы үзенең җыр-моңнары белән бизәде. Ә Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар оештырып, кәефләрне күтәрделәр.

Бәйгедә катнашкан һәркем диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев