Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районында урып-җыюга старт бирелде

Болай да эссе һава торышына кызу өстәп, басу-кырларда эш кайный. Бу атнада район игенчеләре урып-җыюга ныклап кереште.

Районыбыз хезмәтчәннәре республикада беренчеләр рәтендә урып-җыю кампаниясен башланып җибәрде. Әлеге уңайдан, “Марс” хуҗалыгының язгы арпа басуында район, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге, белгечләр, ветераннар катнашында эшлекле очрашу узды.

Сүз ипекәйләрне һәр аяз көннең бер минутын да сарыф итмичә, югалтуларсыз, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып җыйнап алу.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин игенчеләр алдына урып-җыюны 1 сентябрьгә төгәлләү бурычын куйды.

«Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров авыл хезмәтчәннәренең эшен югары бәяләде, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

“Марс” хуҗалыгы беренчеләрдән уракка төшкән, арпа суктыруга керешкән. Биредә уңдырышлык гектарыннан 52 центнер. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 40 центнер тәшкил итә, ди белгечләр.

Район буенча 40 мең гектарга якын бөртекле культураларны суктыру планлаштырыла. Урып-җыюда барлыгы 112 комбайн катнашачак.

Уборка буенча районда штаб оештырылды һәм һәр хуҗалыкка килеп туган кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә белгечләр беркетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев