Язгы чәчүдән башлап уңыш җыеп алынганчы кыр батырларына сертификатлар тапшыру районыбызда күркәм традициягә әверелде.
Район хакимиятенең акчалата бүләгенә быел иң беренчеләрдән булып “Азнакай” агрофирмасының һәм “Марс” хуҗалыгының урып-җыю эшләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән механизаторлары лаек булды.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин комбайнчыларга, шоферларга, ындыр табагында эшләүчеләргә, белгечләргә уңышлар теләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
– 11 мең гектарда, ягъни барлык мәйданның 20 процентында, ашлыкны җыеп алдык. Уртача уңыш гектардан 15 центнер чыга. Елына караганда начар түгел, республика буенча 12-14 центнер тәшкил итә. Агрофирмада исә бу күрсәткеч 20 центнердан артыграк. Бөтен технологияне үтәп, вакытында чәчү, эшкәртү нәтиҗәсе бу, – дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин.
Бүген яңгыр яву сәбәпле, бүләкләүләр ике хуҗалыкта да ындыр табакларында узды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов белдергәнчә, сертификатлар башка хуҗалыкларда да тапшырылачак, бүләкләүләргә районнан барлыгы 300 мең сум акча каралган.
«Юлдаш» агитбригадасы игенчеләргә дәртле җырларын бүләк итте.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев