Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай игенчеләре уракка төште

15 июльдә Азнакай районы игенчеләре уракка төште.

Беренчеләрдән булып “Марс” хуҗалыгы арпа уруга кереште. Шулай ук “Таллы Бүләк” хуҗалыгында борчак уралар.

– Барлыгы 50 мең гектарда бөртекле ашлык, 20 мең гектарда югары табышлы культуралар чәчелде. Игенчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә басуларда яхшы уңыш үстерелде. Уракны 30 августка – Республика көненә төгәлләү бурычын куйдык. Мөһиме – ашлыкны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Быелгы уракта 105 комбайн катнашчак. Бу көнне республика вәкиле катнашында комиссия аларның әзерлеген дә тикшерде.

Район буенча быел һәр гектардан 35 центнер уңыш алырга исәплиләр. Механизаторларның кәефләре яхшы. Хуҗалыкларда аларны ашату каралган, хезмәткә түләү – эш нәтиҗәләре буенча. Шулай норманы арттырып үтәүчеләргә һәм уракта тырышып эшләгән башка өлкә хезмәткәрләренә елдагыча район хакимиятеннән акчалата сертификатлар да биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев