Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай игенчеләре чәчүне Җиңү бәйрәменә төгәлләргә исәплиләр

​​​​​​​29 апрельгә булган оператив мәълүматлар буенча, Азнакай районы хуҗалыкларында барлыгы 15,4 мең гектарда язгы культуралар чәчелгән.

Һава шартлары уңай торганда, игенчеләр кыр эшләрен 9 Май бәйрәменә төгәлләргә исәплиләр. Бүген узган видо-киңәшмәдә һәр хуҗалык җитәкчесе чәчүнең барышы белән таныштырды. Анда шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары да катнашты.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин карабодай культурасына игътибар бирергә чакырды.

– Азнакай җирләрендә аның уңышы да, сату бәясе дә яхшы, – диде ул.

Язгы чәчүгә иң беренчеләрдән булып “Тукай” хуҗалыгы керешкән иде. Җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков белдерүенчә, арпалары инде матур гына тишелеп тә чыккан.

Видео-киңәшмәдә шулай ук 1 Май һәм 9 Май бәйрәмнәренә әзерлек мәсьләләре дә күтәрелде. Марсель Шәйдуллин һәр җирлектә һәйкәлләрне төзекләндерергә, чистартырга, ветераннарны бәйрәм белән котларга йөкләмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев