Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Авыл хуҗалыгы билгелмәсендәге җирне ничек сатарга?

Эре мөгезле терлек үрчеткән фермер артык яткан җирен сатарга уйласа, моны күпфункцияле үзәк аша эшләп буламы? Назим Хафизов

Газета укучыбызның бу соравына җавапны без республиканың күпфункцияле үзәге хезмәтләр күрсәтү системасын үстерү бүлеге начальнигы Виктория Субботина аңлатмасыннан таптык:

–Була, әлбәттә. Әмма мондый гозер белән килүчене үзәк хезмәткәрләре Росреестрның бу алыш-бирешне теркәмәү ихтималы булуы хакында кисәтер. Ул шуңа бәйле: авыл хуҗалыгы билгеләмәсендәге җирләр закон белән билгеләнгән процедураны үтәргә тиеш. Бу очракта, җирне сатып алу хокукына иң беренче булып РФ яки муниципаль биләмә субъекты ия. Шуңа да аны сатучы бу хакта әүвәл язмача рәвештә, бәясен, күләмен, урнашкан урынын һәм икеарадагы алыш-биреш срогын күрсәтеп, дәүләт власте субъектына (Татарстанда – Министрлар Кабинеты) хәбәр итәргә тиеш. Бу хәбәр имза куеп алынырга яки тапшырылу турында игъланлы заказлы хат белән җибәрелергә тиеш.

Власть органы аны сатып алу хокукыннан баш тартканда гына яки 30 көн эчендә аннан язмача җавап килмәгәндә генә җирне өченче затка сатып җибәрергә мөмкин. Үзегезнең җир участогының нинди категориягә керүен аңа ясалган документлар буенча яки МФЦ офисларында, шулай ук Росреестрның кадастр картасы буенча белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев