Татарстанда быел 619 кешедә ВИЧ ачыкланган
ТАТАРСТАНДА

Татарстанда быел 619 кешедә ВИЧ ачыкланган

Хәзерге вакытта диспансер исәбендә ВИЧ-инфекция белән 15 832 кеше тора, алар арасында ир-атлар өстенлек итә.

2025 елда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 619 яңа очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 12,5%ка кимрәк (2024 елда – 706 очрак).

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының СПИД үзәге баш табибының урынбасары Айрат Бешимов хәбәр итте.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев