Үзәктә - азнакайлыларның сәламәтлеге
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 30 август көнне шәһәрдә уздырылган чараларга анализ бирүдән башлап, бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Киңәшмәне дәвам итеп, ул урак, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре белән таныштырды.
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада...