Үзәктә - азнакайлыларның сәламәтлеге
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 30 август көнне шәһәрдә уздырылган чараларга анализ бирүдән башлап, бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерде. Киңәшмәне дәвам итеп, ул урак, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре белән таныштырды. Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада...
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 30 август көнне шәһәрдә уздырылган чараларга анализ бирүдән башлап, бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Киңәшмәне дәвам итеп, ул урак, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре белән таныштырды.
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну тырында 6 хәбәр алынган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының аеруча артуы турында борчылуын белдерде.
Киңәшмә барышында "Сельхозжилсервис" МУП директоры Рафаэль Бәхтиев җылыту сезонына әзерлекнең торышын яктыртып, килеп туган проблемаларга тукталды.
Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин үзенең чыгышында халыкны диспансерлаштыру барышы белән таныштырды. "Медицина тикшерүе үтү - инвалидлык һәм үлемгә китерүче авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк", - дип белдерде баш табиб. Район башлыгы, сәламәтлек - зур байлык икәнен әйтеп, эш бирүче, җитәкчеләрне хезмәткәрләр саулыгын даими кайгыртырга чакырды.
Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр, тәкъдимнәр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев