«Торак – 2012» операциясе
Әлеге операция кысаларында Азнакай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, полициянең участок уполномоченныйлары, ТСЖ вәкилләре белән берлектә "Универсал" ТСЖ күпфатирлы торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тикшерде. Төп игътибар хокук бозуларны кисәтү, гражданнарның фатирларын тикшерү, бигрәк тә күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәгеләр, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар белән профилактик әңгәмәләр уздыруга...