Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Торак – 2012» операциясе

Әлеге операция кысаларында Азнакай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, полициянең участок уполномоченныйлары, ТСЖ вәкилләре белән берлектә "Универсал" ТСЖ күпфатирлы торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тикшерде. Төп игътибар хокук бозуларны кисәтү, гражданнарның фатирларын тикшерү, бигрәк тә күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәгеләр, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар белән профилактик әңгәмәләр уздыруга...

Әлеге операция кысаларында Азнакай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, полициянең участок уполномоченныйлары, ТСЖ вәкилләре белән берлектә "Универсал" ТСЖ күпфатирлы торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тикшерде. Төп игътибар хокук бозуларны кисәтү, гражданнарның фатирларын тикшерү, бигрәк тә күпбалалы һәм имин булмаган гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәгеләр, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар белән профилактик әңгәмәләр уздыруга игътибар бирелде.
Рейд барышында түбәндәге хокук бозулар: электр лампасын кәгазь белән каплап кую, төзек булмаган розеткалар, электр җиһазларыннан файдалану, балконда тиз кабына торган материаллар саклау, коридорларны җиһаз һәм башка әйберләр белән тутыру, яктырткычларны яна торган материалларга якын кую, фатирлар, балкон һәм баскыч мәйданчыкларында (мәсәлән, Ямашев урамы 6 йортта) тәмәке тарту, тәмәке төпчекләрен тиешсез урында калдыру кебек хокук бозулар күзәтелде. Гагарин урамы, 10 йортта яшәүчеләр контейнер йорттан берничә метр гына читтә торуга карамастан, чүпне баскыч кырында калдырып киткәннәр.
Мондый профилактик күзәтүләр алга таба да дәвам итәчәк. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен сакламаучылар административ җаваплылыкка (гражданнар өчен 5000 сум) тартылачак.
Р. Хөсәенов, күзәтчелек бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Торак – 2012» операциясе