Сугыш яралары – мәңгелек
Бөек Ватан сугышында иң кадерле, газиз кешеләрен - әтиләрен югалткан балалар, ниһаять, тиешле атамаларын таптылар. Сугыш чоры баласы... Никадәр тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Сагыш, рәнҗү, кимсетү, күз яшьләре... Бу чор балаларына тигән авырлыкларны бернинди романнарга, сериалларга да сыйдырып булмый.
Бөек Ватан сугышы тарихы һәрчак безнең игътибар үзәгендә, йөрәк түрендә...