Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугыш яралары – мәңгелек

Бөек Ватан сугышында иң кадерле, газиз кешеләрен - әтиләрен югалткан балалар, ниһаять, тиешле атамаларын таптылар. Сугыш чоры баласы... Никадәр тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Сагыш, рәнҗү, кимсетү, күз яшьләре... Бу чор балаларына тигән авырлыкларны бернинди романнарга, сериалларга да сыйдырып булмый. Бөек Ватан сугышы тарихы һәрчак безнең игътибар үзәгендә, йөрәк түрендә...

Бөек Ватан сугышында иң кадерле, газиз кешеләрен - әтиләрен югалткан балалар, ниһаять, тиешле атамаларын таптылар. Сугыш чоры баласы... Никадәр тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Сагыш, рәнҗү, кимсетү, күз яшьләре... Бу чор балаларына тигән авырлыкларны бернинди романнарга, сериалларга да сыйдырып булмый.
Бөек Ватан сугышы тарихы һәрчак безнең игътибар үзәгендә, йөрәк түрендә тора. Сугышны кичеп, илгә Җиңү алып кайткан яугирләрне чын геройлар итеп таныйбыз, аларны хөрмәтлибез, алар белән горурланабыз.
Безнең әти дүрт баласын әниебезгә калдырып фронтка киткәндә: "Фәрхенур, кайгырма, балалар совет җимешләрен ашап үсәр, без җиңеп кайтырбыз", - дип әнине юаткан. Иң зурыбызга - ун, кечебезгә ике яшь булган.
Сугыш беткәннән соң ятим балаларны онытмадылар, кайгырттылар. Ә соңгы 25-30 ел эчендә безне искә алучы да булмады. Әйтерсең лә безнең буынны сызып ташладылар. Ә бит югыйсә без биш-алты яшьтән тормыш арбасына җигелә башлаган идек.
Ятимлек газапларын язу өчен бернинди дә кәгазь җитмәс. Безнең зур апабыз Әминә Минзәләдә укыганда салкын тигереп үлде, чабатасы бозланып каткан булган. Калган өчебез югары белем алып, хөкүмәт куйган максатларга омтылып, бөтен көчне, белемне биреп эшләдек. "Нык үскән социализм" төзүдә фидакарь көч куйдык. Әти-әнигә ышанычлы алмаш, тормышта үрнәк, югары квалификацияле белгечләр булырга тырыштык. Үзебез кебек хезмәт сөючән балалар тәрбияләдек. Тик алар "бабай" сүзен дә әйтә алмыйча, бабаларын күз алдына да китерә алмыйча үстеләр. Ә без "әти" сүзен әйтүдән мәхрүм идек. Әни гомере буе, соңгы сулышына кадәр әтине көтте. Кайтмады шул. 1941 елның көзендә ул Украина фронтында һәлак була. Үлүе турында хәбәрне күтәрә алмас дип, авыл җитәкчеләре әнигә бу хакта әйтмәгән. Шулай итеп, әниебез мәңгелек йөрәк ярасы белән 84 яшендә бакыйлыкка күчте.
Патриотик тәрбия дәвамлы булганда гына нәтиҗәле. Бу буын үзенең тырышлыгын, әхлаклы булуын, чыдамлыгын тормышта раслады. Алар ил тарихында маяк булып тора. Иң мөһиме - бар яктан камилләшкән, бөтен дөньяга үрнәк булган җәмгыять тә алар көче белән төзелде. Тулы бер буынны тәшкил иткән сугыш чоры балаларын оныту гөнаһ булыр.
Клара Әхмәтханова. Актүбә бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш яралары – мәңгелек