Сәпәй халкы авылның иң борынгы урамы бәйрәменә җыелды
Көтү кайтып, малларны урнаштырып, бераз эшләр тәмамлануга, Сәпәй авылы халкы күңелләрне җилкендергән музыка тавышына игътибар итте. Мәдәният йорты бинасыннан да түгел, Мәктәп урамы тирәсеннән ишетелә иде ул.
Көчәйгәннән-көчәйгән музыка авазына сәпәйлеләрнең үз сандугачы - Алмаз Закировның моңлы җыры кушылды. Мондый вакытта ничек түзеп өеңдә ятасың инде, бераздан Мәктәп урамы чын...