Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәпәй халкы авылның иң борынгы урамы бәйрәменә җыелды

Көтү кайтып, малларны урнаштырып, бераз эшләр тәмамлануга, Сәпәй авылы халкы күңелләрне җилкендергән музыка тавышына игътибар итте. Мәдәният йорты бинасыннан да түгел, Мәктәп урамы тирәсеннән ишетелә иде ул. Көчәйгәннән-көчәйгән музыка авазына сәпәйлеләрнең үз сандугачы - Алмаз Закировның моңлы җыры кушылды. Мондый вакытта ничек түзеп өеңдә ятасың инде, бераздан Мәктәп урамы чын...

Көтү кайтып, малларны урнаштырып, бераз эшләр тәмамлануга, Сәпәй авылы халкы күңелләрне җилкендергән музыка тавышына игътибар итте. Мәдәният йорты бинасыннан да түгел, Мәктәп урамы тирәсеннән ишетелә иде ул.

Көчәйгәннән-көчәйгән музыка авазына сәпәйлеләрнең үз сандугачы - Алмаз Закировның моңлы җыры кушылды. Мондый вакытта ничек түзеп өеңдә ятасың инде, бераздан Мәктәп урамы чын Сабантуй мәйданын хәтерләтте: әби-бабай, әти-әни, кыз-җилкенчәк, малай-шалаймы, һәммәсе бирегә агылды.

Әйе, авылның иң борынгы урамнарыннан берсе булган Мәктәп урамы бәйрәме бүген. Авыл җирлеге, "Бердәм Россия" сәяси партиясе бүлекчәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре аны нәкъ менә матур җәйге кичтә оештырып дөрес эшләгәннәр.

Бәйрәм Әнис хәзрәтнең изге дога аятьләре белән башланып китте. Сәпәйлеләрне авыл җирлеге җитәкчелеге котлады, башкарылган эшләр һәм алда торган бурычларга тукталып, авылның төзеклеге, уңайлыгы һәм матурлыгы өчен бердәм булып, бергә-бергә эшләргә чакырды. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов та изге теләкләрен җиткерде. Ул Сәпәй авылы егете буларак, авылдашларына һәрдаим ярдәм итеп тора. Соңгы вакытта гына су кертү, юллар түшәү, мәдәният йортын төзекләндерүдә аның ныклы ярдәмен тоялар.

Сәпәй - иң борынгы авылларның берсе. Зур юл өстендә урнашкан торак пунктында 2-3 мәчетле базар гөрләгән, тирә-юньдә дан тоткан сырхауханә эшләгән. Аксакалларның берсе - Марсель ага Хаҗиев үз чыгышында әнә шул "тарих битләрен актарды".

- Шушы урыннан авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышына кузгалды, - диде ул мәңгелекккә яу кырында ятып калган сугышчыларны искә алып.

Биредә буыннар чылбырын дәвам итеп, ата-баба нигезен саклап яшәгән гаиләләр шактый. Бәйрәмне оештыручылар бер йортта берьюлы өч буын яшәгәннәрне барлаганнар. Латыйфуллиннар, Асыловлар һәм Сәлимгәрәевләр буыны истәлекле бүләкләргә ия булды. Урамның иң актив ветераны Фәнил Хәбибуллин, һәр эштә янып йөрүче яшьләрдән Радис Хәбибуллин, дүрт дистә елга якын авыл Советында эшләгән Сәрия Гариповага да рәхмәт сүзләре җиткереп бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм караңгы төнгәчә дәвам итте. Авыл халкы концерт карады, кашык белән йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, чүпләмле, йөзек салу кебек уеннарда катнашты.

Халкыбыз элек-электән кичке уеннарга җыелган, гармунга кушылып рәхәтләнеп җырлаган, биегән, күңел ачкан. Әлеге бәйрәм дә шул матур йоланың кайтавазы кебек тоелды. Авылыбыз урамнарында гармун моңнары ешрак яңгырасын иде, дигән теләктә каласы килә.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәпәй халкы авылның иң борынгы урамы бәйрәменә җыелды