Сак булыгыз, алдарлар!
Башкалар хисабына ансат кына баерга теләүчеләр алдауның нинди генә юлларын уйлап тапмыйлар! Әгәр сезнең өйгә Пенсия фондыннан дип килеп керсәләр һәм пенсиянең җыелма өлешен теге яки бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә тәкъдим итсәләр, ышана күрмәгез.
Россия Пенсия фонды идарәсенең Татарстан бүлекчәсе хәбәр итүенчә, Дәүләт пенсия фонды хезмәткәрләре кешеләрнең өйләренә...