"Марс" җәмгыяте игенчеләре төбәк фондына планнан артык ашлык тапшырды
"Марс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте районда беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде. Әлеге уңайдан без хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов белән әңгәмә кордык.
- Рамил Шамилевич, бу уңышларның нигезендә нәрсә ята?
- Язгы кыр эшләренә тотынганчы барлык техниканы ремонтлап, җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, трактор паркын үзебезнең механизаторлар белән тәэмин иттек. Чәчүне беренчеләрдән булып, туфракта...