Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Марс" җәмгыяте игенчеләре төбәк фондына планнан артык ашлык тапшырды

"Марс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте районда беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде. Әлеге уңайдан без хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов белән әңгәмә кордык. - Рамил Шамилевич, бу уңышларның нигезендә нәрсә ята? - Язгы кыр эшләренә тотынганчы барлык техниканы ремонтлап, җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, трактор паркын үзебезнең механизаторлар белән тәэмин иттек. Чәчүне беренчеләрдән булып, туфракта...

"Марс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте районда беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде. Әлеге уңайдан без хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов белән әңгәмә кордык.

- Рамил Шамилевич, бу уңышларның нигезендә нәрсә ята?

- Язгы кыр эшләренә тотынганчы барлык техниканы ремонтлап, җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, трактор паркын үзебезнең механизаторлар белән тәэмин иттек. Чәчүне беренчеләрдән булып, туфракта йомыркалар тәгәрәтеп, Ходайдан мул уңыш сорап, изге дога белән башладык. 2500 гектарда бөртекле культура чәчтек, шуның 600 гектарында - көзге ашлык. Агротехник чараларны, чүп үләннәргә каршы көрәшне вакытында сыйфатлы итеп башкардык. Башта чәчкән басуларда арпа-солы - 28-29, көзге культуралар 30 центнердан артык чыкты.

- Механизаторларга карата нинди кызыксындыру чаралары кулланылды?

- Чәчүдән башлап, урып-җыю тәмамланганчы, алдынгыларга һәрберсе 1000 сумлык 33 сертификат тапшырылды. Арада 3-4не алучылар да булды. Комбайнчылардан Азат Галәветдинов, Илдар Хәйруллин, Рамил Җәләлетдинов, Данис Галиев, Илнур Нуриев, шоферлардан Айнур Баһаутдинов, Җәмил Сабиров, Айрат Галәветдиновны аеруча билгеләп үтәсе килә.

- Киләсе ел уңышына нинди нигез салынды?

- Барлык төр культуралар буенча орлык, терлекләргә фураж әзерләнде. Пайчыларга да ашлык җитәрлек күләмдә. Төбәк фондына ашлык тапшыру планы 640 тонна иде, без аны Ютазы элеваторына 1000 тонна итеп тапшырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Марс" җәмгыяте игенчеләре төбәк фондына планнан артык ашлык тапшырды