Куелган планнар үтәлде
"Азнакайнефть" идарәсе коллективының яртыеллык эшләрен йомгаклау конференциясе "Каенкай" сәламәтләндерү базасында үтте.
Конференция эшендә "Татнефть" ААҖ генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары-баш инженер Н.Ибраһимов, Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Шәмсетдинов, «Татнефть» ААҖ профкомы рәисе урынбасары А.Зимин, нефтьчеләрнең арадаш һәм хезмәттәшлектәге акционерлык җәмгыять башлыклары, идарә тармакларыннан җибәрелгән делегатлар, массакүләм...