Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куелган планнар үтәлде

"Азнакайнефть" идарәсе коллективының яртыеллык эшләрен йомгаклау конференциясе "Каенкай" сәламәтләндерү базасында үтте. Конференция эшендә "Татнефть" ААҖ генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары-баш инженер Н.Ибраһимов, Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Шәмсетдинов, «Татнефть» ААҖ профкомы рәисе урынбасары А.Зимин, нефтьчеләрнең арадаш һәм хезмәттәшлектәге акционерлык җәмгыять башлыклары, идарә тармакларыннан җибәрелгән делегатлар, массакүләм...

"Азнакайнефть" идарәсе коллективының яртыеллык эшләрен йомгаклау конференциясе "Каенкай" сәламәтләндерү базасында үтте.
Конференция эшендә "Татнефть" ААҖ генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары-баш инженер Н.Ибраһимов, Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Шәмсетдинов, «Татнефть» ААҖ профкомы рәисе урынбасары А.Зимин, нефтьчеләрнең арадаш һәм хезмәттәшлектәге акционерлык җәмгыять башлыклары, идарә тармакларыннан җибәрелгән делегатлар, массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты. Конференция эшен идарәнең профком рәисе Рәфис Хәсәнов алып барды.
"Ярты елга эш йомгаклары һәм 2012 елның алдагы яртыеллыгына бурычлары" турында идарәнең баш инженеры Расих Фәйзуллин доклад ясады. Ул башкарылган эшләргә, алда торган бурычларга тукталды, җитешсезлекләргә тирән анализ ясады.
- "Азнакайнефть" идарәсе өчен узган ярты ел тулаем алганда начар булмады, кайбер өлкәдә уңышларга ирешелде, - диде докладчы. - Коллектив бар көчен алга куйган бурычларны үтәүгә туплады. Нәтиҗәдә, Азнакай нефтьчеләре киеренке хезмәт шартларында аларны уңышлы гына башкарып чыктылар. Катламнардан 1 млн 734 мең 532 тонна нефть чыгарылды. План 102,4%ка, ягъни 40 мең 790 тоннага арттырып үтәлде. 1,3,4 нче Нефть һәм газ чыгару цехлары яхшы күрсәткечләргә иреште. Табыла торган продукциянең сулылыгы 88,0% тәшкил итте, 2011ел күрсәткечләренә караганда 0,7%ка, ягъни 906 тоннага азрак сыеклык табылды. Шулай ук планнан тыш 14 яңа скважина эксплуатацияләүгә кертелде. Яңа техника белән тәэмин ителеш һәм технология өлкәсендә 65 төр чара башкарылган. Инновацион технологияләр куллануга зур этәреш ясалды. Моңа коллективның инженер-техник көчләрен туплап, "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенең производствога заманча, алдынгы карашы һәм ярдәме белән ирешелә.
Икътисад буенча начальник урынбасары Владимир Попов идарә структуралары чыгымнарына тукталып, аларның кимү ягына баруын ассызыклады. 1 июльгә эксплуатация чыгымнары структурасы түбәндәгечә: электр энергиясе - 12%, производство характерындагы хезмәтләр - 34%, амортизация-16%, ГТМ - 8%. Чагыштырмача хәрәкәттәге фондтагы бер скважинага карата транспорт чыгымнары "Татнефть"тә иң түбәне. 2653 тонна шартлы ягулык, 194 мең кубометр газ, 2394 кубометр бораулау измә се экономияләнде. Барлык экономияләнгән ресурсларның гомуми бәясе 144 миллион сум тәшкил итә.
ППД системасындагы үзгәртеп корулар да производствода энергонәтиҗәлелекне күтәрергә ярдәм итте.
Әмма киләсе ике ел өчен эшләнгән еллык инвестпрограмма тагын да киеренке хезмәт сорар кебек.
Коллектив килешүенең үтәлеше белән идарә профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов таныштырды. Ул килешүнең тулысынча үтәлеп килүен белдерде һәм аның аерым өлешләренә тукталды.
Конференциядә каралган мәсьәләләр буенча фикер алышуларда идарәнең баш геолог урынбасары Артур Шакиров, скважиналарны төзүне җитәкләү бүлеге җитәкчесе Олег Савельев, 1нче нефть-газ чыгару цехы җитәкчесе Марсель Нигъмәтуллин, "Электро-Энергосервис" ҖЧҖ башкарма директоры Юрий Алаев катнашты.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов Азнакай районы җитәкчелегенең эше һәм алда торган планнары белән таныштырды. Ул чыгышында "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенә һәм "Азнакайнефть" идарәсенә социаль мәсьәләләрне чишүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. Чыннан да, компаниянең районга булган ярдәме зур һәм ул төрле тармакта чагыла. "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге районга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, юллар төзү, инженерлык челтәрен төзекләндерү, шәһәрне яшелләндерү, хәтта шәһәр мунчасын ремонтлауда да зур булышлык итте. Болары - нефтьчеләр ярдәменең бер өлеше генә, аларны шактый санарга булыр иде.
Конференция эшендә катнашкан "Татнефть"ААҖ баш инженеры Наил Ибраһимов чыгыш ясаучылар һәм фикер алышучыларның чыгышларын тыңлаганнан соң, йомгаклау сүзе белән чыкты. Наил Габделбари улы, тулаем алганда, коллективның эше белән канәгать булуын белдерде. Соңгы ике елда коллективның күрсәткечләре күзгә күренеп яхшыра. Сулануны туктатуга гына түгел, киметүгә, шул ук вакытта нефтьне күбрәк табуга ирешүнең аеруча игътибарга лаек күренеш булуын, әмма ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмаска кирәклеген искәртте. Ул азнакайлыларга инженерлык үзәге ясаган рейтингта ким дигәндә өченче урынга чыгарга кирәклеген әйтте. Моның өчен һәркемнән үз "планкасын" тиешле югарылыкта тоту сорала. Сүзен йомгаклап, ул нефть чыгаруда азнакайлыларга кайсы өлкәгә игътибарны көчәйтергә, объектларга яңа технологияләр кертергә, яңа алымнар кулланырга кирәклегенә басым ясады. Ирешелгән уңышлар белән генә туктап калмыйча, инновация юлы белән һаман яңа үрләр яуларга чакырды.
Идарә җитәкчесе Рәзиф Галимов коллектив эшенә бәя биреп, җитәкчелекнең иң зур ышанычы коллективка булуын һәм аңа йөкләнгән җаваплылыкны ассызыклады, уртак уңышларга ирешүдә коллективка, "Татнефть" ААҖ, Азнакай муниципаль районы җитәкчеләренә, катнаш сервис компанияләренә хезмәтләре һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Шул ук вакыта коллективны һәм арадаш ширкәтләрен эш барышында җаваплылыкны арттырырга, күбрәк инициатива күрсәтергә чакырды.
Бүгенге конференция Азнакай нефтьчеләре өчен ярты елга йомгак ясау гына түгел, алга таба резервларны кабаттан барлап, яңа уңышларга ирешүдә юл күрсәтү дә булды. Коллективның алдагы көнгә ышаныч белән карап, куйган максатларына ирешәчәгенә шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куелган планнар њтђлде