Хуҗалык шундыйларга таяна
- Безнең алтын баганабыз ул, - диләр "Марс" хуҗалыгында механизатор Илшат Хөсәенов турында.
Иртә яздан «К-744» тракторы белән чәчү эшләренә чыгып китә. Аннан соң җир эшкәртә башлый. Техниканы перчатка алыштырган кебек кенә алыштыра Илшат Инсар улы. Берсеннән төшә, икенчесенә утыра. Җәен, сусыл терлек азыгы өлгергәч, «МТЗ-83» тракторына утырып ала һәм...